22 нче июльдә Түбән Кама "ВЭМ" ҖЧҖ предприятиесе бетонщигының ял иткән чакта сул як үпкәсе пычак белән яралана.
Дүртенче бәхетсезлек очрагы 24 нче июль көнне теркәлгән. Стационар бинасыннан чыккан чакта "Норлат" үзәк сырхауханәсе шәфкать туташын машина бердертә. Аның башы җәрәхәтләнә.
Төркемле бәхетсезлек очрагы исә 26 нчы июль көнне була. Ковейердан тасманы тартып чыгарган чакта тарттырылган станция юнәлдерү юлыннан чыгып китә һәм нәтиҗәдә "Камаз" ААҖ кою заводында эшләүче ике хезмәткәрнең кулларын кыса.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү бара.