Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырганнар

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан "Бердәм Русия Яшь гвардиясе" Бөтерусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре слеты кысаларында  һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырылган. Әлеге чара рәсми булмаган шартларда, "Парус" спорт-туристик базасы шәһәрчегендә узган.
Түгәрәк өстәл эшендә Азнакай районы башлыгы М.Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе А.Шәмсетдинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Гыйләҗев, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Л.Гафиева һ.б. катнашкан.
Очрашу барышында яшүсмерләр, шулай ук район башлыгы М.Шәйдуллин катнашында һөнәри юнәлеш бирүче уеннар үткәрелгән.
Чара тәмамланганнан соң балалар һөнәри юнәлешне билгеләү  буенча  тест узу өчен Күчмә офиска барганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International