Бөгелмәнең "Радуга" үзәгендә бәхәсләрне чишү буенча тренинг уздырылган

2014 елның 11 июле, җомга
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Радуга" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы тарафыннан "Бәхәсләрне чишү һәм кисәтү" дигән темага тренинг уздырылган. Әлеге чарада "Поддержка" клубына йөрүче мөмкинлекләре чикле кызлар һәм малайлар катнашкан.
Тренингның максаты катнашучыларга бәхәсле ситуацияләрне чишү юлларын күрсәтү, бәхәскә тиз арада җавап бирү, төрле очракларда адекват реакция саклап  калырга өйрәтүдән гыйбарәт булган.
Тренинг ахырында барлык катнашучылар да конфликтлы очраклардан чыгу юллары турында белешмәләр алганнар, аралашуда үзләрен иркенрәк тота башлаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International