Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Волонтер" Төбәкара доброволецлар хәрәкәте үзара хезмәттәшлекнең яңа баскычына күтәрелделәр

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Волонтер" Төбәкара доброволецлар хәрәкәте үзара партнерлык турында килешүгә кул куйганнан соң  хезмәттәшлекнең яңа баскычына күтәрелделәр.  Бу Министрлыкның "Волонтер" үзәге белән инде 10 елдан арткан хезмәттәшлегенең көтелгән дәвамы буларак бәяләнде.  Әлеге килешү  акцияләр, проектларны бергә уйлап чыгару, башкаруны, массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуны күздә тота. Бу килешү белән   "Волонтер" үзәгенә керүче Доброволец оешмалары Министрлык карамагындагы булган учреждениеләр белән эшләүгә рәсми рөхсәт алдылар.
Үз чиратында, "Волонтер" үзәгенә социаль учреждениеләр белән хезмәттәшлек итүче  оешмалары өчен җаваплылык йөкләнә, ул социаль тармак белгечләре өчен  методик җыелмалар бастыра, республикакүләм семинарлар уздырырга әзерлеген белдерә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International