Минзәләнең "Тургай" приюты проекты Бөтенрусия яшьләр автор проектлары конкурсында 3нче урын яулаган

2014 елның 8 июле, сишәмбе
2014 нче елда Минзәләдә урнашкан "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют  "Минем илем - минем Россия" дигән Бөтенрусия яшьләр автор проектлары конкурсында катнашкан булган. Бу конкурс Россия җирлекләренең социаль-икътисади үсешенә юнәлтелгән.  "Тәрәзәң артында тынычлык" дигән проектның максаты балаларга карата дустанә булган социаль мохит формалаштырудан гыйбарәт. Проектның авторы - "Тургай" приютында оештырылган "Социаль күзәтү" дигән волонтер отряды җитәкчесе Ләйсән Гатауллина. Ә проектның фәнни җитәкчесе исә приютның тәрбия һәм тернәкләндерү эше буенча директор урынбасары   Эльмира Гатауллина.
Шушы көннәрдә генә проект авторы Ләйсән Гатауллина Мәскәүдә яшьләр парламентаризмын үстерү үзәгендә яклап кайткан. Ул биредә 3нче урынны яулаган һәм бронза медаль, шулай ук диплом белән бүләкләнгән. 
Белгечләр проектны тормышка ашырган чакта балигъ булмаганнар тагын да ачыграк, аралашучанрак булыр дип өметләнәләр, чөнки проект кысаларында балалар һәм яшүсмерләрнең  волонтерлык эшенә җәлеп ителүе күздә тотыла.  Проектта 129 кеше катнашыр дип көтелә. Болар - "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр, Минзәлә мәктәпләрендә укучылар, олы яшьтәге доброволецлар һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International