Буаның "Гармония" үзәгендә наркоманияне кисәтүгә юнәлдерелгән чара узган

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Буа шәһәр яны лагерьләре һәм "Чайка" сәламәтләндерү лагерендә наркоманияне кисәтү һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча төрле чаралар оештырганнар.  Мәктәп яны лагерьләрендә төркемле спорт уеннары уздырылган. Аларда аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче барлыгы 260 бала катнашкан.
Аннан тыш, бүлекчә белгечләре "Чайка" лагеренә барып, "Сәламәт кешегә бар да яхшы" дигән уен уздырганнар. Балалар хәрәкәтле уеннарда актив катнашып, викторина сорауларына җавап биргәннәр, сәламәтлеккә кагылышлы аерым сүзләрдән мәкальләр төзегәннәр. Өлкән яшьтәге яшүсмерләр белән исә аралашу тренингы үткәрелгән.
Айлык тәмамлану максатыннан наркотикларга каршы контроль хезмәте, мәгариф бүлеге, спорт һәм туризм бүлекләре белгечләре, волонтерлар катнашында 3 мәктәп яны лагерендә уртак чара оештырылган.
Билгеләп үтик, әлеге чаралар барысы да "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы һәм Халыкара наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көн кысаларында үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International