Алабуга "Ышаныч" үзәгенең "Чүлмәк ясау һөнәрханәсе" проекты Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе дип танылган

2014 елның 23 мае, җомга
Алабуга "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре "Кече шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы" дигән Бөтенрусия конкурсының җиңүчеләре дип танылганнар. Алар  тарафыннан әлеге конкурска "Чүлмәк ясау һөнәрханәсе" дигән проект тәкъдим ителгән булган.  Билгеләп үтик, 2470 эш арасыннан бары 122 хезмәт кенә җиңгән.  Белгечләр сүзләренә караганда,  грант акчаларына  чүлмәк ясау өчен түгәрәк, яндыру өчен мич, махсус мебель һәм чүлмәк ясаганда кулланыла торган инструментлар сатып алынган. Проектны тормышка ашыру кысаларында  белгечләр социаль куркыныч хәлдәге балалар һәм социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә дәвалану узучы өлкәннәр өчен иҗади һөнәрханә оештырырыга җыеналар. Биредә аларны чүлмәк ясау серләренә төшендерәчәкләр, "балчык терапиясе" технологиясе белән дәвалаячаклар. Бу инвалидлар һәм өлкәннәрне иҗат эшенә җәлеп итәргә,  сәнгати зәвык тәрбияләргә, иң мөһиме - психик-хисси кәефләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк. Үз куллары белән ясалган эшләнмәләр исә киләчәктә күргәзмә һәм сату күргәзмәләрендә урын алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International