Кукмарада эшсезләрне эшкә урнаштыралар

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
15 нче апрельдә Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырырга әзерләнәләр. Әлеге чарада Кукмара районы җирлегендә эшләп килүче предприятие һәм оешма вәкилләре катнашачак.
Ярминкәгә килүчеләр исә хезмәт базары торышы,  вакансияләр банкы белән таныша алачаклар.  Эш бирүчеләр белән эшкә урнашу мөмкинлеге хакында турыдан-туры сөйләшү, һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәтләрен алу, хезмәт законнары хакында сорауларга җаваплар табу мөмкин булачак.
Чара Кукмара бистәсе, Ворошилов урамы, 44 нче йорт адресы буенча уздырыла.
Башлану вакыты: сәгать10.00
Белешмәләр алу өчен (884364) 27754, (884364) 27695 номерлары буенча чылтыратырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International