Татарстанда эшче кулларга кытлык саклана бирә

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 39964 вакансия исәпләнә.  26 нчы марттан алып 1 нче апрельгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 3819 га якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 18566 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Менделеевскта да күзәтелә.   Биредә 4392, 3150, 2783 һәм 2523 эшчегә ихтыяҗ бар.

Эш табу өчен  иң авыр җирлекләр булып Алексеевск, Теләче һәм Саба районнары исәпләнә. Аларда 15, 7 һәм 5 кенә вакансия бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International