Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,9% тәшкил итә

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Узган атна белән чагыштырганда республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән кешеләр саны 246 га кимеде. 18 нче мартка 18419 кеше эшсез дип белгеләнгән.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 18 меңнән артыграк  эшсез халык туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International