Буа районында ветераннарның социаль паспортларын ясау дәвам итә

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Буа районында сугыш ветераннарын өйгә килеп карау  һәм аларның социаль паспортларын ясау эше дәвам итә.  Бу эш  Татарстан Республикасында 1941-1945 нче еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек  комитеты утырышы протоколы кысаларында башкарыла.
Социаль паспорт исә ветеран турындагы тулы тәфсилле мәгълүматтан гыйбарәт. Бирегә аның яшәү урыныннан алып  социаль хезмәтләрдә булган шәхси ихтыяҗы һәм башка нечкәлекләр теркәлә.  Шулай ук паспортка матди ярдәм төрләре, торакны төзекләндерү, дәвалау, техник тернәкләндерү чаралары, санатор-курорт юлламалары белән тәэмин ителеш, социаль хезмәтләр тарафыннан хезмәтләр күрсәтү дә языла.
Буа районында социаль паспортны төзү өчен "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ветеранның өенә киләләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International