Чистайның “Салават күпере” үзәгендә яңа мәгълүмати система турында фикер алышканнар

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген Чистай “Салават күпере” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре районның мәгариф учреждениеләре тәрбия буенча директор урынбасарлары белән түгәрәк өстәл үткәргәннәр. Чара "Социаль куркыныч хәлдә булган яшүсмерләрне исәпкә алу һәм мониторинглау" дигән яңа  мәгълүмати система кертүгә багышланган.

Түгәрәк өстәл кысаларында авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрне барлау, аларны тернәкләндерү буенча  ведомствоара хезмәттәшлек итү проблемалары хакында сөйләшкәннәр.  Югарыда билгеләп үтелгән система кертелү уңаеннан анда эшләүнең хаталары турында да искәртеп үткәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International