Бөгелмә “Возрождение-Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерүнең төп ысулларының берсе буларак физик культура кулланыла.
Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге ысулны кулланганда үзеңне уңышка психологик көйләү, көндәлек тырышлык һәм сәламәтләндерүгә көчле мотивация булу кирәк. Нигездә, бу БЦП булган, мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү. Инструктор сүзләренә караганда, тернәкләндерүдә иң беренче адым “Адели” костюмына ияләнү һәм велосипед, тренажер, вертикализатор кебек пространствода хәрәкәтләнергә ярдәм итә торган ортопедик техниканы үзләштерүдән гыйбарәт.