"Көзге" халыкка социаль-психологик ярдәм республика үзәге белгечләре инвалидлар һәм өлкәннәрне социаль тәэмин итү хакында фикер алышканнар

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
 "Көзге" халыкка социаль-психологик ярдәм республика үзәге белгечләре  монополиягә каршы Федераль хезмәт идарәсе  уку-методик үзәге җирлегендә республикакүләм семинар-киңәшмә уздырганнар. Киңәшмәдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, социаль тәэмин итү методологиясе   бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Елена Безроднова, өйдә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирләре, халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләре каршында социаль-тернәкләдерү бүлекләре мөдирләре катнашкан. Әлеге чара өйгә килеп социаль хемәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатыннан чыгып үткәрелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International