Әлмәтнең 7 предприятиесе эш урыннары тәкъдим иткән

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.  Чарада үзәктә исәптә торучылар белән бер рәттән теләге булган һәркем катнашкан.  Әлмәтнең 7 предприятие вәкилләре тарафыннан  инженер-конструктор, инженер-метролог, автоматчы, склад мөдире, кассир, сатучы, электромонтер, слесарь, экскаватор машинисты, автомобиль йөртүче, йөк төяүче машина йөртүчесе, кондкутор, маляр кебек белгечлекләр буенча 150 вакансия   тәкъдим ителгән.
Чарага 120 кеше килгән, шуларның 11 нә эш урынына юллама бирелгән. 15 кеше исә  эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International