Чистайның "Салават купере" социаль ярдәм үзәгендә тренинг чарасы уздырганнар

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Без -команда" дип исемләнгән тренинг чарасы узган. Тренинг "Мангуст" яшүсмерләр отряды волонтерлары өчен үткәрелгән һәм коллективны туплау, бертөрле уйлаучыларны берләштерү,  аралашу сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән булган. 
Балаларга  "Бункер", "Туп ат" кебек күнегүләрдә катнашырга кушылган.  Белгечләр сүзләренә караганда,  тренинг нәтиҗәсендә балалар үзләрен бердәм команда итеп тоя алганнар, аларда бер-беренә карата ышаныч хисе дә арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International