Кукмарада эш һәм уку вакантлы урыннары ярминкәсе узачак

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
13 февраль көнне Кукмара эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш һәм уку вакантлы урыннары ярминкәсе уздыралар.  Чарада Зур Кукмара авылы урта гомуми белем бирү  мәктәбе сыйныф җитәкчеләре һәм 10-11 нче сыйныф укучылары катнашачак.  Шулай ук ярминкәгә "БИНК" СДК, "Профессионал" уку-һөнәри комбинаты җитәкчесе дә киләчәк.
Ярминкә Кукмара шәһәр тибындагы бистәсе, Ворошилов урамы, 44 нче йорт адресы буенча узачак. Башлану вакыты: 14.00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International