Тукай районы "Шәфкать" үзәге белгечләре яшүсмерләрнең үз-үзләрен суицидаль тотышы турында сөйләгәннәр

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә яшүсмерләрнең үз-үзләрен суицидаль тотышына багышланган түгәрәк өстәл булып узган.  Чарада  14-15 яшьлек балигъ булмаган балалар,  Князев урта мәктәбе сыйныф җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, Тукай район үзәк сырхауханәсенең врач-наркологы һәм "Шәфкать" үзәге белгечләре катнашкан. Һәр белгеч үз эш юнәлеше буенча мәгълүмат җиткергән һәм сорауларга җавап биргән.  Чара ахырында эш юнәлешләре буенча планнар һәм проблеманы чишү юллары тәкъдим ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International