Кукмараның "Тылсым" үзәгендә спорт чарасы узган

2014 елның 7 феврале, җомга
Бүген Кукмараның "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре  "Йорт учагы" гаилә клубы эшчәнлеге кысаларында  спорт чарасы уздырганнар. "Әти булдыра" дип исемләнгән әлеге чара Ватанны  саклаучылар көненә багышланган.  Биредә авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары катнашкан.
Чара ахырында һәркемгә истәлекле бүләкләр тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International