Зәйнең "Шатлык" үзәгендә патриотик тәрбиягә багышланган чара узган

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Зәй халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә социаль куркыныч хәлдә булган балаларның  "Елмаю" клубы  вәкилләре "ФОРПОСТ" директоры Алексей Алексеев,  Әфганистанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Рәфыйк Фәйрушин һәм Зәйнең политехник көллияте студентлары, "Сугышчы" хәрби-патриотик клубы әгъзалары белән очрашуда катнашканнар.  Балалар әфган сугышы турында документаль фильм караганнар, аннан соң Рәфыйк Фәйрушин  Әфганда хезмәт итүе турында сөйләгән. Балалар бу хикәяләрне бик кызыксынып тыңлаган.
Чара дусларча нотада тәмамланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International