Буаның “Гармония” үзәге белгечләре "Яшүсмер" дигән клуб әгъзалары белән очрашканнар

2014 елның 7 феврале, җомга
Буаның  “Гармония”  халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге  белгечләре тарафыннан "Яшүсмер" дигән клуб әгъзалары белән "Закон һәм кыйммәтләр" дигән чара үткәрелгән. Балалар белән "РФ төп законнары, алар кем тарафыннан кабул ителә?" дигән темага аралашканнар.
Чараның максаты яшүсмерләрне  законнарны кабул итү процессы, балаларның хокуклары, Бала хокуклары Ковенциясе белән таныштырудан гыйбарәт.
Очрашу барышында лекция, психологик уеннар, күнегүләр дә кулланылган. Яшүсмерләр үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүмат алганнар.
Белгечләр әйтүенчә, балалар белән мондый очрашулар даими үткәрелеп торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International