Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Инзилә Шакирова һәм Ирина Нәҗмиева көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен физкультура‑сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.
Очрашуның максаты – яшьләрне актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Программа бай, ләкин ялыктыргыч булмады. Дәрес зарядкадан башланды. Комплекска арканы һәм гәүдә торышын ныгыту күнегүләре, шулай ук аяклар белән эшләү өчен махсус хәрәкәтләр сериясе кертелде. Актив өлешне релаксация белән төгәлләделәр: катлаулы булмаган ял итү күнегүләре киеренкелекне киметергә һәм салмак кына ялга күчәргә мөмкинлек бирде.
Физик активлыктан соң катнашучылар чәй эчәргә җыелдылар. Формаль булмаган шартларда алар аралаша, тәэсирләре белән уртаклаша һәм бергә вакытны рәхәтләнеп үткәрә алдылар.