Түбән Камада «Нижнекамскнефтехим» мәйданчыгында кадрлар клубының чираттагы утырышы булды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һөнәри җайлашуы төп тема булган чарада республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Утырыш алдыннан кунакларга, алар арасында министр Эльмира Зарипова да бар иде, заманча мәгариф инфраструктурасы булдырыла торган «СИБУРИНТЕХ-НК» уку үзәген күрсәттеләр.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, «СИБУРИНТЕХ-НК» программалары предприятиеләр персоналын күнекмәләргә өйрәтүгә ихтыяҗның 90 % каплый. «Кадрлар әзерләүнең бербөтен системасы төзелә: мәктәп партасыннан алып заманча производствога кадәр. Эш барлык дәрәҗәләрдә алып барыла: мәктәп укучылары өчен экскурсияләр һәм белем бирү модульләре, студентлар өчен стажировкалар һәм укытучыларны практик әзерләү, белем бирү программаларын производствоның реаль таләпләрен исәпкә алып яраклаштыру. Кадрлар әзерләүгә мондый системалы якын килү тармакка киләчәккә ышанычлы карарга мөмкинлек бирер дип ышанам», – дип йомгаклады Эльмира Зарипова.
Утырыш кысаларында катнашучылар хезмәт потенциалын саклау буенча нәтиҗәле стратегияләр эшләү турында фикер алыштылар. Министр республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять турында мәгълүмат белән уртаклашты, эш бирүчеләрне перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында еллык сораштыруда катнашырга өндәде, шулай ук бизнеска дәүләт ярдәменең нинди инструментлары мөмкин булуы, 2026 елның 1 сентябреннән эш бирүчеләрнең махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннарын квоталау өлешендә нинди яңа бурычлар барлыкка киләчәге турында сөйләде.
Утырыш азагында министр Эльмира Зарипова һәм «Нижнекамскнефтехим» генераль директоры Марат Фәләхов предприятие хезмәткәрләренә Электрон мактау тактасына кертү турында сертификатлар тапшырдылар.