Күп функцияле гаилә үзәге яшүсмерләрне патриотик тәрбияләүгә ярдәм итә

2026 елның 17 июле, җомга

Әлмәт шәһәренең Күп функцияле гаилә үзәге белгечләре «Луч» клубы яшүсмерләре һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Шигырьләрдәге тарих» дигән патриотик сәгать оештырдылар.

Дәрес Россиянең тарихи чорлары турында сөйләүне һәм балаларны илнең мәдәни мирасы белән таныштыручы шигъри әсәрләрне сәнгатьле укуны үз эченә алды. Шулай ук чара кысаларында яшүсмерләр махсус хәрби операция сугышчылары өчен маскировка челтәрләрен үрүдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International