«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр волонтерларга ярдәм итә

2026 елның 17 июле, җомга

Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының «Яшь туган якны өйрәнүче» түгәрәге волонтерлык эшчәнлеге аша патриотик тәрбия программасын тормышка ашыра.

Шушы көннәрдә приютта тәрбияләнүчеләр «Без бергә» патриотик үзәге волонтерлары белән эшне дәвам итте. Балалар саклагыч ятьмәләр үрделәр һәм хәрбиләргә җибәрү өчен үлән чәе ясадылар.

Педагоглар сүзләренчә, балаларның волонтерлык эшчәнлегендә катнашуы гражданлыкны үстерүгә һәм хәйрия ярдәменең әһәмиятен аңлауга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International