Хәтер уты: «Гармония» үзәге бөтенроссия акциясендә катнашты

2026 елның 26 июне, җомга

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулуга багышланган «Хәтер шәме» акциясенә кушылды.

Акциядә учреждение хезмәткәрләре, социаль хезмәт алучылар, яшь армиячеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм район халкы катнашты.

Катнашучылар шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән Ватанны саклаучылар истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International