Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен кәгазьдән кызыл канәфер ясау буенча мастер-класс оештырылды.
Эш барышында социаль хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы дәһшәтен кичергән туганнары турында гаилә тарихлары белән уртаклаштылар. Белгеч белән берлектә алар әлеге датага багышланган истәлекле стенд ясадылар.
Элегрәк, 19 июньдә, үзәкнең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар «Ватан-ана» мемориаль комплексында булдылар. Белгеч катнашучыларга Хәтер һәм кайгы көнендә россиялеләрнең сугыш фаҗигасен кичерүчеләргә хөрмәт күрсәтүләре, һәйкәлләргә һәм хәрби мемориалларга чәчәкләр салулары турында сөйләде.
Мемориаль комплексның матәм диварында фронттан әйләнеп кайтмаган геройларның исемнәрен укыдылар. Чара һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды, шуннан соң катнашучылар мемориалга кызыл канәфер чәчәкләре салдылар.