Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Сабантуй чарасы узды. Бәйрәм Россия көне алдыннан үзәктә тәрбияләнүчеләрне һәм аларның ата-аналарын берләштерде.
Ләйсән Гәрәева Сабантуй тарихы һәм татар халкының традицияләре турында сөйләде, илнең күпмилләтле составына басым ясады. Программага «Җәүһәр» вокаль ансамбле чыгышы, спорт ярышлары, биюләр һәм традицион уеннар керде.
Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.