Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чаралар оештырды. Наталья Котова җитәкчелегендәге монда яшәүчеләр милли костюмнарда рус халык әкиятләре геройлары сурәтләнгән лото уйнадылар.
Аннары хезмәт буенча инструктор Татьяна Стригачева милли костюмнар темасына изотерапия дәресе үткәрде. Милли киемнәр турында җырлар да башкардылар.
Татьяна Стригачева җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр төрле халыкларның табышмакларын чиштеләр.