“Астра” үзәгендә тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар батырлыгы турында стена газетасы төзеделәр

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда игълан ителгән “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы” кысаларында Алабуга районының “Астра” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Лилия Кашапова һәм Татьяна Исхакова “Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар хезмәте һәм каһарманлык” темасына дәрес үткәрделәр.

Чара Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән хатын-кызларның мөһим роле турында иде.Балалар фронтовик хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, табиблар һәм шәфкать туташлары турында ишетеп белделәр. Дәрестә стена газетасы да ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International