Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары һәм студентлары, Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм мәдәният хезмәткәрләре, Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары хәйрия концерты уздырды.
Россия халыкларының бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган концерт программасы өлкән буынны матурлык һәм гармония дөньясына чумдырды.
Программаның һәр номеры эчкерсезлек, күңеллелек, башкару җылылыгы белән тулы иде. Бай тәҗрибәле һәм талантлы артистлар Шатлык һәм позитив атмосфера тудыра алдылар. Тамашачылар һәр номерны сокланып каршы алдылар, артистларга кушылып җырладылар һәм аларны алкышларга күмделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу инде башкала кунакларының социаль учреждениегә икенче визиты.