Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Россиянең хәрби тарихының истәлекле датасына багышланган батырлык дәресе узды.
Тәрбияче Анжелика Пушкова өлкән төркем тәрбияләнүчеләренә Нюрнберг процессы турында сөйләде, «геноцид», «нацистларга булышчылар» сүзләренең мәгънәсен аңлатты.
Яшүсмерләр «Нюрнберг» нәфис фильмыннан өзек карадылар, аннары тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Батырлык дәресе Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан кылынган совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне кысаларында узды.