16 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән «Минем бабаларым – сугыш һәм тыл геройлары» дигән социаль-педагогик чара үткәрелде.
Социаль хезмәтләр алучылар үзләренең туганнары, бабайлары – сугыш геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйләделәр. Чарада тугыз кеше катнашты.