«Чишмә» үзәгендә «Безнең гаилә геройлары» дәресе үткәрелде

2026 елның 3 апреле, җомга

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ләйсән Хөсәенова Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган чара үткәрде. «Безнең гаилә геройлары» темасына үткәрелгән чарада көндезге тору төркемендә социаль хезмәт алучылар катнашты.

Дәрес Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе музеенда узды. Педагог җирле геройларның батырлыкларын чагылдырган төрле материаллар тәкъдим итте. Фикер алышу барышында социаль хезмәтләр алучы игътибар белән тыңлап кына калмады, әңгәмәдә актив катнашты, әбисенең батырлыклары турында сөйләде. Бу дәрестә катнашучыларга тарих белән шәхси элемтәләрне яхшырак аңларга һәм гаилә казанышлары белән горурланырга мөмкинлек бирде.

Шулай итеп, геройлык темасына багышланган дәресләр менталь үзенчәлекләре булган кешеләрнең социаль интеграциясе һәм шәхси үсеше өчен мөһим ысулга әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International