Алабуга интернат-йортында тематик чаралар узды

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында чаралар сериясе узды.

1 нче балалар музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары «Ватан даны өчен» әдәби-музыкаль сәгатен әзерләде. Интернат-йорт үзешчәннәре «Чын күңелдән» иҗат кичәсе оештырганнар иде. Төрле конкурслар, викторина, уеннар кичне күңелле итте.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан илнең тынычлыгын саклаучы батыр һәм кыю ир-атлар турында фильмнар карадылар.

Шулай ук хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар. Интернат-йорт директоры аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International