Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеме үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган чарада катнаштылар. Конкурслар һәм уеннардан тыш коймак пешерү буенча да мастер-класс оештырылды.
19 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә коймак пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр дә бәйрәм чарасында катнашты. Алар курчак спектаклен карадылар, Май чабу уеннары, җырлар атмосферасына чумдылар.
Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында да балаларны рус халык фольклорына һәм гореф-гадәтләренә тарту максатында дәрес үткәрелде.. Барысын да коймак белән сыйладылар.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларга халык традицияләренең кызыклы тарихы һәм фольклор бәйрәме турында кызыклы риваять сөйләделәр.
Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен коймак әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде.