27 февраль – Россиядә махсус операцияләр көче көне. Бу теләсә нинди шартларда, иң кайнар нокталарда ил иминлеге белән бәйле катлаулы бурычларны үтәүчеләрнең һөнәри бәйрәме.
Бу истәлекле дата уңаеннан Буа интернат-йорты тәрбиячесе Альбина Казакова учреждениедә яшәүчеләр өчен махсус операцияләр көчләренең тарихына һәм эшчәнлегенә багышланган мавыктыргыч викторина үткәрде. Викторина белемнәрнекиңәйтеп кенә калмады, ә армия һәм аның геройлары өчен тагын бер кат горурлык тоярга ярдәм итте.