МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре мәнфәгатьләрендә

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасында МХОда катнашучыларны беренче чиратта эшкә урнаштырырга әзер эш бирүчеләр реестры алып барыла. Исемлеккә 3,9 меңнән артык вакансия тәкъдим итүче 545 предприятие һәм оешма кергән. Бу хакта Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган брифингта министр Эльмира Зарипова сөйләде.

МХОда катнашучылар «Кадрлар» милли проекты яисә халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программасы кысаларында бушлай һөнәри белем һәм өстәмә белем ала алалар.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, МХОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен мәшгульлек үзәкләре базасында ярдәм клублары эшли. Шулай ук эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Киләчәк яZмыш» белем бирү программасы эшли башлады.

МХО катнашучылары өчен эш урыннары булдыручы эш бирүчеләр шулай ук I һәм II төркем инвалидлар, инвалидлык белән хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен эш урыннарын җиһазлауга 200 мең сумга кадәр компенсация, шулай ук хезмәткәрләрне эшкә урнаштырган өчен түләүләр алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International