Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге логопеды Лемара Ганиева Россия халыклары бердәмлеге елына багышлап «Милли мәдәниятләр салават күпере» дигән дәрес үткәрде.
Тәкъдим ителгән презентациядән тәрбияләнүчеләр Россиядә яшәүче халыкларда нинди традицион музыка кораллары булуын, аларның ничек аталуын һәм аларны нәрсәдән ясауларын белделәр. Балалар милли уен коралларының күптөрлелегенә һәм байлыгына гаҗәпләнделәр.
Педагог сүзләренчә, мондый дәресләр сүзлек запасын киңәйтергә һәм баетырга ярдәм итә, музыка коралларын классификацияли белүне формалаштыра һәм танып белү кызыксынуын уята.