Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Солдатка открытка» иҗат остаханәсе оештырылды.
Чара башында балалар белән солдатларның кем булуы, аларның ил өчен ни өчен мөһим булуы, аларны ни өчен хөрмәт итәргә кирәклеге турында әңгәмә уздырдылар. Аннары балалар иҗади эшкә керештеләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен открыткалар ясадылар.
Мондый чаралар иҗади сәләтләрне үстереп кенә калмый, үсеп килүче буында ватанны саклаучыларның тарихына һәм батырлыгына хөрмәт тәрбияли.