Лениногорск комплекслы үзәгендә тематик кинолекторий узды

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

5 февральдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар өчен Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чара узды.

Очрашуның максаты – илнең мәдәниятләре, гореф-гадәтләре һәм халыкларының күптөрлелеген күрсәтү, шулай ук дәүләтнең бердәмлеге һәм көче нигезе буларак әлеге байлыкка хөрмәт формалаштыру.

Чара ачык диалог форматында узды. Балалар видеофрагментлар һәм презентацияләр ярдәмендә Россия төбәкләре буенча виртуаль сәяхәттә булдылар. Яшүсмерләр төрле мәдәниятләрнең традицияләре көндәлек тормышта ничек үрелеп баруы турында уйланганнар. Гади мисалларда катнашучылар дуслык, үзара аңлашу һәм бер-берсенең тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну уртак киләчәк өчен ныклы нигез тудыруына инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International