Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында халык уеннары буенча турнир узды. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган спорт ярышларын тәрбияче Ольга Данеева үткәрде.
Чара балаларда төрле милләт кешеләре арасында дуслык турында күзаллау булдыруга, балалар коллективы эчендә дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итүче шартлар тудыруга, иҗади яктан үскән, актив шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән.