Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең өлкән төркеме балалары белән дефектолог Инна Нурмиева «Бөек Ватан сугышы елларында хәрби почта хезмәте» дигән танып-белү чарасы үткәрде.
Балалар сугыш елларында конверт җитмәү сәбәпле хатларны өчпочмак итеп бөкли башлаганнарын, ә адресны битнең тышкы ягына язганнарын белделәр. Тәрбияләнүчеләр авыр почтальон һөнәре белән таныштылар һәм аның мөһим ролен аңладылар.
Дәрес азагында балалар махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга хатлар яздылар. Хатлар гуманитар ярдәм белән җибәреләчәк.