Россия Федерациясе Президенты Администрациясе боерыгы нигезендә 2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Президенты Владимир Путин исеменнән туган көнгә шәхси котлауларны барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, балигъ булмаган концлагерь тоткыннары, шулай ук күрсәтелгән категорияләргә тиңләштерелгән башка гражданнар алачак.
Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ветераннар азык-төлек җыелмалары да алачак.
Бүген шундый азык-төлек җыелмасын Балтач районыннан тыл хезмәтчәне Рәисә Гәрәева алды. Аны 100 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.
Рәисә Гәрәева – мәгариф тармагы ветераны, тыл хезмәтчәне, вафат булган Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Аның педагогик юлы авыр сугыш елларында башлана һәм 1981 елга кадәр дәвам итә. Фидакарь хезмәте өчен Рәисә Гәрәева күп бүләкләргә лаек булган.
Балтач районына эш сәфәре кысаларында Эльмира Зарипова шулай ук гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте һәм Сугышчан дан музеенда булды.
Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында музейда яшь буынны патриотик тәрбияләүгә һәм тарихи дөреслекне саклауга аерым игътибар бирелә. Үзәк урынны махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспозиция алып тора.
