Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенең өлкән төркеме балалары белән Россия халыкларының бердәмлеге елы кысаларында укытучы-дефектолог Инна Нурмиева «Ямал – ерак як: Россия төбәкләре буйлап сәяхәт» дигән дәрес үткәрде.
Балалар илнең бер төбәге белән таныштылар, аның географик урнашуын карадылар. Аннары тәрбияләнүчеләр Ямал-Ненец автономияле округы гимнын тыңладылар, төбәкнең флагы һәм гербын карадылар. Балалар төбәкнең кырыс климатына һәм кешеләрнең яшәү үзенчәлекләренә игътибар иттеләр.
Педагог сүзләренчә, мондый дәресләр Россия территориясендә яшәүче халыклар турында белемнәрне киңәйтә, аларның традицияләренә, мәдәни төрлелегенә хөрмәт тәрбияли һәм милләтара татулыкны ныгытуда ярдәм итә.