Мамадыш районында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе уза

2025 елның 26 декабре, җомга

«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре чыршыны яшьләрнең теләкләре язылган открыткалар белән бизәделәр. Балаларның Яңа ел теләкләрен район башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, район җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре тормышка ашырачак.

Быел 90нан артык бала үз хыялларын тормышка ашыра алачак – бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International