5 декабрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге, социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәтләрен алучылар спартакиадада катнаштылар. Алар спорт өстәл уеннарына кушылды.
Адаптив өстәл спорт уеннары нәтиҗәсендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләрен таныту, шәхес буларак камилләшү, социаль элемтәләрен киңәйтү мөмкинлеге ала. Адаптив уеннар белән шөгыльләнү физик үсеш һәм моторика җитешсезлекләрен төзәтүгә генә түгел, ә сәламәтлекне ныгытуга, яшәү өчен кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен булдыруга да юнәлдерелгән.
Барлык катнашучылар да бик күңелле итеп вакыт үткәрделәр, ә җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.