Балтач районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен концерт узды

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Актив инвалид яшьләр, шул исәптән инвалид балалар да, дусларына бәйрәм бүләк итәргә булдылар. Алар барысын да үзләре эшләделәр: җырлар һәм шигырьләр сайладылар, сценарий яздылар, номерларны кабатладылар.

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре артистларга һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырыштылар: кунакларны каршы алдылар, аларны залда озатып йөрделәр, чәй эчүне һәм хәйрия ярминкәсен оештыруда булыштылар.

Концерт вакытында күңелне нечкәртерлек бүләкләү тантанасы булды. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга батырлыклары өчен рәхмәт йөзеннән зур булмаган бүләкләр тапшырылды. Сәхнәдә шулай ук 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән сукырлар җәмгыяте рәисе Раниль Гыйльвановны да хөрмәтләделәр.

Чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин «Талантлар водевиле» бөтенроссия конкурсы җиңүче Илдан Дәминовны, Айгөл Газизуллинаны һәм Булат Нәҗиповны бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International