Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Тылсымлы гипс» инклюзив остаханәсе» проекты кысаларында «Пятерочка» кибете базасында гипс шәмдәлләрен ясау буенча мастер-класс узды.
Бу инде циклның икенче дәресе. Узган мастер-класста катнашучылар гипс кою нигезләре белән таныштылар.
Мастер-класс кабат иҗатның чикләре булмавын исбатлады. Уртак өстәл артында үзара ярдәмләшү һәм илһам атмосферасы хөкем сөрде.
«Пятерочка» кибетендә мастер-класслар уздыруның аерым мәгънәсе бар. Бу инвалид һәм җәмгыять арасындагы киртәләрне бетерә, иҗтимагый киңлекне иҗади очрашулар һәм инклюзив аралашу урынына әйләндерә.