«Гаилә» милли проекты кысаларында Тәтеш районында инвалидлар декадасына багышланган ведомствоара чара узды.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, гериатр-табиб Фирдүс Сәлахов һәм Тәтеш район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы белән берлектә, озак вакытлы карау системасы кысаларында хезмәт алучы гражданнарга бардылар. Медицина диагностикасы үткәрелде, төп һәм иярчен авырулар белән бәйле катлауланулар барлыкка килү куркынычын бәяләделәр.
Белгечләр социаль хезмәт алучыларның сорауларына җавап бирделәр, тиешле киңәшләр бирделәр.